news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Чувашия башлыгының отставкага китүе турында указга кул куйды

Чуваш Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Олег Николаевны билгеләделәр.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Чувашия башлыгы Михаил Игнатьевны эштән азат итте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Указда: «Игнатьев Михаил Васильевичны Россия Федерациясе Президенты ышанычын югалту сәбәпле, Чуваш Республикасы башлыгы вазифасыннан читләштерергә», - диелгән.

Чуваш Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Олег Николаев билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100