news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин чикләрне ачу турында: Табиблар рөхсәт бирүгә үк, чикләр ачылачак

Россия Президенты эчке туризм мөмкинлекләреннән файдаланырга чакырды.

Владимир Путин чикләрне ачу турында: Табиблар рөхсәт бирүгә үк, чикләр ачылачак

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе белән бәйле вазгыять җайлануга ук, Россия чикләре ачылачак. Россия Президенты Владимир Путин бүгенге йомгаклау матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

«Табиблар рөхсәт бирүгә, чикләр ачылачак. Гомумән алганда, Россия гражданнары эчке туризм мөмкинлекләреннән файдалансын иде», — диде Путин.

Бүген илдә иң зур зыян күргән тармакларның берсе — авиация ярдәмендә пассажирлар ташу.

«Бу җәһәттән безнең илгә килергә һәм компанияләргә чит илгә очарга мөмкинлек бирү мөһим. Мөмкинлек булу белән үк без моны эшләрбез», — диде дәүләт башлыгы.

Пандемиягә кадәр ел саен Россиядә яшәүче 32 млн чамасы кеше башка илләргә барган һәм анда якынча 35 млрд доллар сарыф иткән.

«Әгәр мондый агым эчке туризмны үстерүгә юнәлтелсә, бу бик шәп булачак», — дип өстәде Владимир Путин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100