news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Чаллы мэрына хезмәттәге уңышлары өчен Мактау грамотасы тапшырды

Россия Президенты 2019 елның 13 декабрендә КАМАЗ автогигантының 50 еллык юбилей көнендә Автокалада булды.

Владимир Путин Чаллы мэрына хезмәттәге уңышлары өчен Мактау грамотасы тапшырды
kremlin.ru

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» алдынгы россиялеләрне бүләкләү турындагы карарны имзалады. Алар арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә бар. Документ тексты хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

«Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре мэры – Мәһдиев Наил Гамбәр улын Россия Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләргә», диелә карар текстында.

2019 елның 13 декабрендә Россия Президенты Чаллыга килде. Ул кошлар оча торган биеклектән күзәткәндә Чаллының үзенең туган шәһәре – Санкт-Петербургны хәтерләтүен искәртте. «Мин сезнең янга вертолетта килдем, сәгать 5 тулган, караңгы төшкән иде. Вертолеттан күзәткәндә шәһәрнең вертолеттан бик матур булуына игътибар иттем: тигез урамнар, проспектлар, юл чатлары. Чаллы Петербургка охшаган икән бит дип уйлап куйдым», - дип искәртте Путин.

Россия Президенты Чаллыга сәфәре вакытында КАМАЗның яңа җитештерү линияләре һәм перспективалы модельләре белән танышты, шулай ук Кама автогигантының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100