news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Быел Эчке эшләр министрлыгының 659 хезмәткәре дәүләт бүләгенә лаек булды

Владимир Путин: Быел Эчке эшләр министрлыгының 659 хезмәткәре дәүләт бүләгенә лаек булды
Фото: kremlin.ru

РФ Президенты Владимир Путин эчке эшләр органнарының гамәлдәге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлады. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия лидеры билгеләп үткәнчә, бу көнне илебез гражданнары «бүлекчәләренең чын легендасы булган (шул исәптән Бөек Ватан сугышы елларында) хокук тәртибе солдатларының кыюлыгы һәм фидакярлеге алдында баш ия».

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бүген дә ведомство тарихына яңа данлыклы традицияләр яза, дип саный Владимир Путин. «Агымдагы елда гына да 659 хезмәткәр дәүләт бүләгенә лаек булды. Алар арасында <...> куркып калмыйча һәм чигенмичә, хезмәт вазифаларын башкарганда батырларча һәлак булучылар», – дип өстәде ул.

Президент сүзләренчә, бүген россиялеләр эчке эшләр органнары хезмәткәрләреннән «эшнең барлык төп юнәлешләре һәм барыннан да элек җинаятьчелеккә каршы аяусыз көрәш, террорчылыкка, наркотиклар белән сату итүгә, легаль булмаган миграциягә каршы көрәш, юлларда иминлек дәрәҗәсен арттыру буенча нәтиҗәле эш һәм яңа уңышлар көтә».

Путин шулай ук «теләсә нинди формада, теләсә нинди төрдә <...> безнең суверенитетка, конституцион тәртипкә һәм кешеләрнең иминлегенә янаучы» экстремизмны бетерү эшендә актив булуны таләп итте.

Дәүләт башлыгы хәрби хәрәкәтләр сызыгына якын урнашкан төбәкләрдәге эчке эшләр органнары бүлекчәләренең «батыр хезмәтен» аерым билгеләп үтте. Ул Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә шулай ук «махсус хәрби операция бурычларын хәл итүгә саллы өлеш керткән өчен» дә рәхмәт белдерде.

«Сезнең профессиональлеккә, барлык ышанып тапшырган участокларда алга таба да көйле һәм нәтиҗәле хезмәт куячагыгызга, безнең гражданнар, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә һәм файдасына эшләячәгегезгә ышанам. Тагын бер кат эчке эшләр органнары ветераннарын, барлык хезмәткәрләрен, аларның гаиләләрен һәм якыннарын бәйрәм белән котлыйм. Сәламәтлек һәм яңа уңышлар сезгә!» - дип йомгаклады Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100