news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин бүген Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Бүген, 21 февраль көнне, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Анда ул махсус хәрби операциягә, халыкара ситуациягә бәя бирер, шулай ук Россиянең социаль һәм икътисади мәсьәләләренә игътибар бирер дип көтелә.

Бу Владимир Путинның махсус операция башланганнан алып Федераль Җыенга беренче мөрәҗәгате булачак. Билгеле булганча, президент Федераль Җыенга ел саен мөрәҗәгать белән чыга, ләкин узган ел һәм 2017 ел искәрмә булган иде.

Узган ел ахырында Россия лидеры вакыйгалар динамикасының бик көчле булуын һәм нәтиҗәләрне теркәргә кирәклеген аңлатты, шуңа күрә чыгыш ясау нигезле һәм фундаменталь булсын өчен өстәмә анализ һәм вакыт кирәк диелде.

Президент юлламасы Мәскәүдә гадәттәгечә 12.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot