news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: БРИКСны бай тарихлы, шул ук вакытта заманча Казан һәм Мәскәү кабул итә

Владимир Путин: БРИКСны бай тарихлы, шул ук вакытта заманча Казан һәм Мәскәү кабул итә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

РФ Президенты Владимир Путин халыкара БРИКС илләре спорт уеннары катнашучыларын видео аша сәламләде.

«Әлеге масштаблы спорт бәйрәме спортның универсаль кыйммәтләрен, тигез мөмкинлекләр һәм гадел көрәш күрсәтәчәгенә ышанам. БРИКС уеннарын кунакчыл, үзенчәлекле Казан һәм Мәскәү - бай тарихлы, күпмилләтле мәдәнияте, традицияләре булган һәм бер үк вакытта киләчәккә омтылган заманча шәһәрләр кабул итә. Болар барысы да БРИКСның рухын һәм характерын тулысынча чагылдыра - суверен илләрнең берләшүе, алар динамик рәвештә үсештә, үз үзенчәлекләрен саклап, бергәләп масштаблы бурычларны хәл итәләр, бер-берсенең ышанычына, нык дуслыгына һәм мәнфәгатьләрен хөрмәт итүгә нигезләнгән чын партнерлык һәм тигез хокуклы мөнәсәбәтләрнең үрнәген күрсәтәләр», - диде дәүләт башлыгы.

Путин билгеләп үткәнчә, уеннар һәрьяклап сәяси, икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекнең мөһим өлеше булып тора.

«БРИКСның дөнья эшләрендәге роле бик тиз үсә. Шуңа күрә мин сәяси катнашудан һәм басымнан азат булган, бөтен дөнья спортчыларын берләштерүче ярышларның популярлыгы, уеннарның җәлеп итүчәнлеге дә үсәчәгенә ышанам», - диде Путин.

Ул ике атналык ярышлар дөньяның 100 иленнән 3 меңнән артык атлетны берләштерәчәген билгеләп үтте. Шулай ук, Президент спортчыларга һәм аларның остазларына уңышлы стартлар һәм якты җиңүләр, ә тамашачыларга онытылмас тәэсирләр теләде.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100