news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин БРИКСны алга таба киңәйтү турында әйтте

Владимир Путин БРИКСны алга таба киңәйтү турында әйтте
Фото: Алексей Даничев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Россия Президенты Владимир Путин кайбер илләрнең БРИКСка керергә теләүләре турында әйтте. Бу хакта ул «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә тар составтагы утырышта сөйләде.

«Һичшиксез, Глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш илләренең БРИКС белән элемтәләрне ныгытуга моңарчы күрелмәгән кызыксынуын игътибарсыз калдыру дөрес булмас иде. Теге яки бу формада мондый омтылышны инде 30дан артык дәүләт белдерде. Шул ук вакытта балансны саклап калырга һәм БРИКСның нәтиҗәлелеген киметмәскә кирәк», – дип белдерде Владимир Путин.

  • БРИКС берләшмәсен 2010 елда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм көньяк Африка Республикасы төзи. Быел берләшмәгә Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Эфиопия кушылды.
  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100