Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: БРИКС сәүдә бәхәсләрен хәл итү өчен механизмнар булдырырга планлаштыра
«БРИКС илләре бернинди киртәләрсез электрон сәүдә тематикасы буенча хезмәттәшлекне үстерә. Интернетта сату күләменең динамик үсеше оператив һәм гадел карауны таләп итә торган коммерция бәхәсләренең артуына китерә», - дип хәбәр итте Россия Президенты Владимир Путин «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә залында БРИКС саммитының киңәйтелгән утырышы кысаларында.
«Россия рәислеге киләчәктә бәхәсләрне судка кадәр хәл итүнең уртак процедураларын булдыру өчен электрон коммерциядә бәхәсләрне җайга салу буенча онлайн сервисларны эшләтеп җибәрү турында үзара мәгълүмат бирүне җайга салырга тәкъдим итте», - дип ачыклык кертте дәүләт башлыгы.
Ул шулай ук БРИКС Арбитраж инвестицион үзәген оештыру инициативалары һәм инвестицион бәхәсләрне җайга салу турында конвенция эшләү турында искәртте.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз