news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин БРИКС илләре лидерларына кискен конфликтларны җайга салырга тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКС саммиты утырышында тар составта чыгыш ясады. Ул БРИКС илләре лидерларына халыкара көн тәртибе мәсьәләләре, шул исәптән кискен региональ конфликтларны җайга салу турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, Россия Федерациясе быел БРИКС кысаларында уртак эшчәнлекне оештыруга зур җаваплылык белән караган. «Хакимият БРИКСта яңа катнашучы илләрнең берләшмә эшенә салмак һәм максималь тулы интеграциясен тәэмин итү өчен, шулай ук көнүзәк Глобаль һәм төбәк проблемаларын хәл итүдә БРИКС ролен арттыру өчен барысын да эшләде», – диде Владимир Путин.

«Хәзер тар составта Глобаль көн тәртибенең иң актуаль аспектларын карарга, БРИКС дәүләтләренең халыкара аренада хезмәттәшлек тематикасы буенча фикер алышырга тәкъдим итәбез, шул исәптән кискен төбәк конфликтларын җайга салуны да кертеп», - диде ил башлыгы.

Утырышта шулай ук Мисыр президенты Абделфаттах Сисси, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, Иран Президенты Масуд Пезешкиан, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд бен Заид Әл Нахайян, Эфиопия премьеры Абий Әхмәд, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоза һәм Бразилия Тышкы эшләр министры Мауро Луис Иекер Виейра катнаша.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100