Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: БРИКС илләре Кытай һәм Бразилиянең Украина буенча инициативасын хуплады
БРИКСта катнашучы илләрнең күпчелеге Кытай һәм Бразилиянең Украина конфликтын җайга салу буенча «Тынычлык дуслары» платформасын булдыру турындагы инициативасын хуплаган. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Казандагы БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә матбугат очрашуында белдерде.
«Кытай һәм Бразилия Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясендә инициатива белән чыгыш ясады. БРИКСта катнашучы илләрнең күбесе бу инициативаны хуплый. Ә без, үз чиратыбызда, партнерларыбызга бу конфликтка игътибар күрсәткәннәре һәм аны хәл итү юлларын эзләгәннәре өчен рәхмәтле», – диде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин ассызыклаганча, барысы да Украинадагы конфликт мөмкин кадәр тизрәк һәм тыныч чаралар белән тәмамлансын өчен әзер.
-
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз