news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: БРИКС илләре демократик система формалаштыруны дәвам итәчәк

Владимир Путин: БРИКС илләре демократик система формалаштыруны дәвам итәчәк
Фото: © Станислав Красильников , фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммитының киңәйтелгән утырышында катнашкан чит ил коллегаларына актив, кызыксынулы сөйләшү өчен рәхмәт белдерде һәм саммитта катнашкан илләрнең демократик система формалаштыруны дәвам итәчәген ассызыклады.

«БРИКС буенча барлык партнерларның да демократик, инклюзив һәм күп полярлы халыкара системаны формалаштыру буенча тыгыз уртак эшне дәвам итүгә әзер булуы мөһим. Безне амбициоз, зур масштаблы проектларны һәм инициативаларны бергә тормышка ашырырга сәләтле булуыбызны аңлау берләштерә. БРИКС илләре демократик система формалаштыруны дәвам итәчәк», – дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100