Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: БРИКС ашлык биржасы илкүләм базарларны яклаячак
БРИКС ашлык биржасы продуктлар һәм чималга гадел һәм алдан фаразлана торган бәя индикаторларын формалаштыруга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итте Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКС саммитында Россия Президенты Владимир Путин.
«БРИКС дәүләтләренең кайберләре дөньяда бөртекле, кузаклы һәм майлы культуралар җитештерүчеләрнең иң эреләреннән санала. Моңа бәйле рәвештә БРИКС ашлык биржасын ачарга тәкъдим иттеләр, ул азык-төлек һәм чималга гадел һәм алдан фаразлана торган бәя индикаторларын формалаштыруга ярдәм итәчәк, аның азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә махсус ролен исәпкә алачак», - дип билгеләде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин сүзләренчә, бу башлангычны гамәлгә ашыру илкүләм базарларын спекуляцияләрдән һәм азык-төлек продуктларына ясалма кытлык тудыру омтылышларыннан сакларга ярдәм итәчәк.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз