news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессын 30 еллыгы белән тәбрикләде

Бу минутларда «Казан-Экспо» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышы бара. ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәие Васил Шәйхразыев РФ Президенты Владимир Путин сәламләвен җиткерде. 

«Сезне Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды ачылышы уңаеннан сәламлим, конгрессны 30 еллыгы белән котлыйм. Бөтендөнья татар конгрессы Россия төбәкләрендә, чит илләрдәге милли-мәдәни оешмаларны берләштереп, юбилейны зр уңышлары белән каршы ала. Дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә татар халкының туган телен саклап калу өчен эчтәлекле эш үткәрә, яшьләрдә традицияләргә тугрылыкны тәрбияли. 

Бүген татар халкы вәкилләре Ватан каршындагы бурычларын намуслы башкара, Ватанны саклыйлар, хезмәттә, мәдәнияттә, спортта уңышларын күрсәтә. Дәүләт киләчәктә дә һәр халыкның милли үзенчәлеген саклауга өстенлекле игътибар юнәлтәчәк. Мәдәни, белем бирү үзәкләрен булдыру буенча мәгълүмати проектларга, программаларга ярдәм күрсәтеләчәк.

Ышанам: быелгы конгресс Татарстан тормышында якты эз калдырыр дип, Россия халыклары арасында дуслыкка китерер», - диелә сәламләүдә.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100