Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин Борис Кузнецов вафатына бәйле кайгы уртаклашты
Советлар Союзы Герое кичә 94 яшендә вафат булды.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов вафат булу сәбәпле, ветеранның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты. Дәүләт башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тиешле телеграмма юллады.
«Бу хәсрәтле сәгатьтә сезнең кайгыгызны уртаклашуны кабул итегез. Борис Кириллович Кузнецов вафат булды, зур шәхси батырлык иясе, чын патриот һәм 19 яшендә Советлар Союзы Герое булган хезмәт кешесе», – дип искәртте Путин.
РФ Президенты Кузнецовны «Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган легендар фронтовикларның якты вәкиле» дип атады, ә Бөек Ватан сугышыннан соң алар «җимерелгән шәһәрләрне торгызды, ил үсешенә һәм аны ныгытуга бөтен көчләрен бирде».
«Борис Кириллович Кузнецовның тормыш юлы, аның кыюлыгы, битараф була белмәве, кешеләргә хезмәт итү омтылышы – буыннарның ихлас рәхмәтенә һәм тирән хөрмәткә лаек», – диде Владимир Путин.
Борис Кузнецов кичә 94 яшендә вафат булды. Бүген иртәнге сәгать 9да Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ветеран белән хушлашу мәрасиме узачак, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз