news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Болгарда ислам кабул ителү – илебез тарихында мөһим этапларның берсе

Россия Президенты Владимир Путин Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү Россия һәм дөньядагы мөселман өммәте өчен мөһим вакыйга булуын әйтте.

«Идел буе Болгарында ислам кабул ителү илебез тарихында мөһим этапларның берсе, күп динле дәүләт буларак, Россиянең бердәм күпмилләтле халкы формалашуда мөһим роль уйный», - диелде Владимир Путинның мөрәҗәгатендә. Аны «Россия-Ислам дөньясы»стратегик караш төркеме утырышында Россия Федерациясе Вице-премьеры Марат Хөснуллин җиткерде.

Аның әйтүенчә, Россия мөселманнары гасырлар дәвамында ил үсешенә зур өлеш керткән. «Аларның төрле өлкәләрдәге ачык казанышлары бай фәнни һәм рухи мирасыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Россия мөселманнарының хәзерге буыны ата-бабаларының гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карыйбыз», - диелде мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук әлеге тантанага Татарстанга дистәләгән дәүләттән, сәясәтчеләрдән, дин һәм җәмәгать эшлеклеләреннән, фәнни һәм иҗади даирәләрдән кунаклар килүе билгеләп үтелде.

«Россия мөселманнары илнең халыкара элемтәләрен киңәйтүдә актив катнаша. Мөселман илләре белән дустанә элемтәләрне ныгытуга зур игътибар бирәбез. Без региональ һәм глобаль көн тәртибендәге күп кенә мөһим проблемаларны хәл итү яклы. Алга таба сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, гуманитар һәм башка өлкәләрдә ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне үстерергә исәп тотабыз», - диде ул.

Владимир Путин әлеге очрашулар ирекле фикер алышуга, яңа перспективалы һәм файдалы инициативалар булдыруга ярдәм итәчәгенә өметен белдерүен әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100