Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: БМО кебек универсаль халыкара оешма әлегә беркайда да юк
Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, дистә еллар элек барлыкка килгән барлык структуралар үзгәреш кичерә торган заманда үзгәрергә тиеш, әмма Берләшкән Милләтләр Оешмасы кебек оешманың аналогы дөньяда әле беркайда да юк. Бу хакта ул «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы XVI БРИКС саммитының пленар утырышында белдерде.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль секретаре Антониу Гутерриш саммитта катнашучыларга анда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм берләшмәдә катнашучы илләрнең Җир шарындагы халыкның 50 процент составын тәшкил итүен ассызыклады.
«Мин сезнең халыкара проблемаларны хәл итәр өчен ярдәм итүегезне билгеләп үтәм, һәм бу бүгенге җыелышта да чагылыш тапты. Бер генә ил дә үзеннән-үзе эшли алмый. Конфликтлар саны арту, климат үзгәрү, пычрату, биотөрлелекне югалту, тигезсезлек һәм ярлылык, ачлык кебек зур дөньякүләм проблемаларны хәл итү өчен бер зур гаилә кебек эш итәчәк илләр бергәлеге кирәк», – дип белдерде БМО Генераль секретаре.
Россия Президенты аның сүзләренә БРИКС илләре нәкъ менә бер гаилә кебек яшәргә тырыша, дип җавап бирде.
«Генераль секретарь әфәнде, без барыбыз да бер зур гаилә кебек яшәргә тиеш. Без шулай яшибез дә. Кызганыч, гаиләләрдә еш кына үпкәләшүләр, җәнҗаллар, милек бүлүләр була, эш кайчак сугышка кадәр дә барып җитә. БРИКСның максаты – үзара хезмәттәшлекнең кирәкле механизмнарын булдыру һәм уртак йортта уңайлы атмосфера тудырудан гыйбарәт. Без моның белән шөгыльләнәбез һәм аны шул исәптән БМО белән тыгыз координациядә эшләячәкбез», – дип белдерде Владимир Путин.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз