Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Бишкәктәге мәдәни программа вакытында комузда уйнады
РФ Президенты Владимир Путин Кыргызстанга визиты вакытында кыргыз халкының музыка коралы – комузда уйнады. Бу хактагы видеоны Кремльнең матбугат хезмәте урнаштырды.
Кремль telegram-каналы видеосының скриншоты
«Ала-Арча» резиденциясендә рәсми булмаган чаралар узды. Анда Владимир Путин белән бергә Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев һәм башкалар катнашты. Кыска гына мәдәни программа кысаларында кунакларга кыргыз тирмәсен күрсәттеләр һәм алар алдында комузда уйнадылар. Россия Президенты бу уен коралы белән кызыксынды, кылларның көйләнешен тикшерде һәм берничә нотада уйнап карады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз