news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин биш алдынгы татарстанлыны бүләкләде

Владимир Путин биш алдынгы татарстанлыны бүләкләде
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Ирек һәм Альбина Шәмсетдиновларны гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларын тәрбияләүдәге зур хезмәтләре өчен «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Тиешле указ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган.

Ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Габделәхәт Хәкимов III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде, «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Инфраструктура үсеше буенча директоры Фоат Вәлиев Дуслык ордены белән бүләкләнде.

«Россия Федерациясенең атказанган энергетигы» дигән мактаулы исем «Татбурнефть» ҖЧҖ бораулау эшләре предприятиесенең баш энергетикасы бүлеге башлыгы Валерий Андиряковка бирелде.

Указ нигезендә, югары дәүләт бүләген Андиряков энергетика өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot