news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин билетсыз балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыйды

Бу яңалык балигъ булмаган баланы олы кеше озатып барган очракка кагылмый.

Владимир Путин билетсыз балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыйды
Гөлнара Әүхәдиева

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин җәмәгать транспорты контролерларына билетсыз һәм үзе генә булган 16 яшькә кадәрге баланы төшереп калдыруны тыя торган законны имзалады. Кремльнең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Хәзер билет булмаган очракта якындагы тукталышта төшеп калу таләбе 16 яше тулмаган, һәм үзе генә булган балигъ булмаган балаларга кагылмый, диелә Дәүләт хокук идарәсе белешмәсендә.

Бу яңалык балигъ булмаган баланы олы кеше озатып барган очракка кагылмый. Шулай итеп, балигъ булмаган бала өчен билет бәясен түләүдән баш тарткан очракта, бала да, аны озатып баручы кеше дә якындагы тукталышта төшеп калырга тиеш була.

news_right_1
news_right_2
news_bot