Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин: Безнең солдат Европа халыклары азатлыгы хакына зур югалтулар кичерде
Безнең солдат Европа халыклары азатлыгы хакына зур югалтулар кичерде, зур корбаннарга дучар булды. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы парадта чыгышында әйтте.
«Бөек Җиңүче буынга рәхмәт! Ватан турында кайгыртучанлык илебезне, бөтен Россия халкын берләштерә. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында хәтер саклау, Геройларны хөрмәтләү – безнең өчен зур мәртәбә», – дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин.
Илбашы безне совет халкының үз илен һәм дөньяны коткарып, тоталь явызлыкка нокта куйганын ассызыклады.
«Безнең солдат ныклык, тотрыклык, чыдамлык үрнәге булды һәм моның өчен җиңү данына иреште. Совет халкы үз иленең азатлыгы өчен каршы тора алды, Германия алдында капитуляциягә дучар булган дәүләтләргә суверенитетны кайтара алды», – диде Россия Президенты.
Гитлер Германиясе Советлар Союзы халыкларының геноцидын планлаштырган булса да, алар совет халкының нык холкын, ихтыяр көчен, какшамас рухын исәпкә алмаган. «Бу сыйфатлар Ватан өчен иң авыр минутларда чагылыш таба. Безнең халык дошманга каршы дивар кебек басты», – дип белдерде Путин.
«Ватанга тугрылык миллионлаган кешеләрне берләштерергә сәләтле көч булуын күрсәтте. Җиңү һәрвакыт безнең якта булды һәм булачак», – диде РФ Президенты һәм бер минут тынлык иглан итте.
Владимир Путин чыгышыннан соң, Россия Федерациясе дәүләт гимны яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз