news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Безгә янарга беркемгә рөхсәт итмәячәкбез

Россия Президенты Владимир Путин, Россиягә янарга теләгәннәргә ил җавапсыз калмаячак, дип белдерде. Бу хакта ул Җиңү парадында ясаган чыгышында әйтте.

«Россия, глобаль бәрелешләр булмасын өчен, бөтенесен эшләячәк, шул ук вакытта безгә янарга беркемгә рөхсәт итмәячәкбез. Безнең стратегик көчләр һәрвакыт сугышчан әзерлектә», - диде Путин.

Ул көнбатышта икенче сугыш сабакларын онытырга теләүләрен билгеләп узды. «Ә без кешелек язмышы Мәскәү астында, Ленинградта, Сталинград, Курск, Харьков, Минск, Смоленск, Киев астында канкойгыч авыр сугышларда –Мурманскидан Кавказга һәм Кырымга кадәр авыр бәрелешләрдә хәл ителгәнен хәтерлибез», – дип белдерде Президент.

Ул Бөек Ватан сугышының беренче бик авыр өч елында Советлар Союзы нацизм белән кара-каршы көрәшүен ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100