news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Без бердәм халык һәм безнең Россия бер генә

Россия Президенты фикеренчә,"илебезнең фаҗигале тарих битләре белән уйнарга кирәкми".

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Ермакова). РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасы белән чыгыш ясаганда: “Без фаҗигале тарих битләре белән уйнарга тиеш түгелбез. Шуны истән чыгарырга ярамый: без бердәм халык, һәм безнең Россия бер генә”, - дип белдерде.

Ул билгеләп узганча, илдә халык саны елына 1,7 процентка  арта. Бу Европа илләре күрсәткеченнән зуррак сан. “Без алга таба да социаль өлкәдә халык мәнфәгатьләренә җавап бирерлек  үзгәрешләр алып барачакбыз”, - дип белдерде Владимир Путин. 

Россия Президенты тиздән ялган даруларны тыюда  катгый контроль булачагын әйтте. “Барлык хастаханәләрдә, сырхауханәләрдә, хәтта авылларда югары тизлекле интернет үткәрергә кирәк. РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры әлеге бурычны хәл итеп була диде. Хәзер бөтен ил бу мәсьәләнең чишелешен тикшерәчәк”, - дип белдерде В.Путин.

2017 елда санитар авиация өчен  3,3 миллиард сум бүлеп биреләчәк, дип тә өстәде Президент.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100