Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Без барыбыз да Газадагы вазгыятькә борчылабыз
Бүген Россия Президенты Владимир Путин «Аутрич» / «БРИКС плюс» форматындагы утырышта Газа секторында низагның кискенләшүенә бәйле борчылуын белдерде.
«Без барыбыз да Газадагы һәм тулаем региондагы вазгыять өчен бик борчылабыз. Әлбәттә, киеренкелекне киметү һәм төбәктә конфликт үсешенә юл куймау өчен барлык мөмкин булган вариантлар да каралыр дип өметләнәбез», - диде Владимир Путин утырыш вакытында.
Россия Президенты Иран Президенты Масуд Пезешкиан чыгышыннан соң ук үз фикерен белдерде.
«Без сезгә төбәктәге катлаулы вазгыятьне, каршылыкларны хәл итүдә уңышлар телибез», - дип өстәде Россия лидеры.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз