news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин “Бердәм Россия” съездында доклад белән чыгыш ясый

Докладның темасы – икътисади вәзгыять, дөньяви финанс кризисы белән бәйле проблемаларны хәл итү, РФның кризистан соңгы икътисады

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). 21 ноябрьдә Санкт-Петербургта партия лидеры, РФ Хөкүмәте Рәисе “Бердәм Россия” съездында доклад белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итте журналистларга бүген “Бердәм Россия” партиясенең Югары совет рәисе, Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов.
“Докладның темасы – икътисади вәзгыять, дөньяви финанс кризисы белән бәйле проблемаларны хәл итү, РФның кризистан соңгы икътисады”, - диде Б.Грызлов.
Бик мөһим доклад булачак, дип билгеләп үтте ул.
Партия җитәкчелеге вәкиле ноябрьдә “Бердәм Россия” Югары Советының ротациясе көтелә, дип искә төшереп үтте. “Әлбәттә, бу интрига 21 ноябрьгә кадәр сакланачак”, - дип билгеләп үтте бу органның ничек үзгәрүе һәм анда кемнәр кертелүен ачыклауны сорап мөрәҗәгать итүгә, дип белдерә “Интерфакс”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100