news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин “Бердәм Россия”не 15 еллыгы белән котлады

Илбашы “Бердәм Россия” сәяси лидерлыкны саклаячагына ышанычын белдергән.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясенең 15 еллыгы белән тәбрикләде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Илбашы телеграммасында “партия формалашканда җәмгыятьнең конструктив көчләрен берләштерүдә мөһим роль уйнаган"ы һәм “ил үсеше белән бәйле бурычларны хәл итү юнәлешендә нәтиҗәле эшкә керешкән”е билгеләп үтелә. Һәм “Бердәм Россия” илдә иң зур һәм абруйлы партия диелә.

Шулай ук Владимир Путин партия вәкилләренең закон чыгару һәм башкарма хакимият, җирле үзидарә органнарында шактый киң тәкъдим ителешен билгеләп үтә, һәм дистәлгән миллион гражданнар ышанычын акларга, аларның проблемаларын вакытында хәл итәргә кирәклеген яза.

“Һәм, һичшиксез, сезнең эшчәнлек нигезендә - Туган илгә мәхәббәт, күпмилләтле халык тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә ихтирам, Россия дәүләте мәнфәгатьләрен аңлау кебек кыйммәтләр тора. “Бердәм Россия” алга таба да үсешкә һәм яңарышка сәләтен күрсәтеп, сәяси лидерлыкны саклаячагына ышанам. Сезгә уңышлар телим”, - диелә Владимир Путин котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100