news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Владимир Путин “Бердәм Россия” җитәкчелеге белән очраша

Партиянең чираттагы съездына әзерлек мәсьәләсе, шулай ук Думада Хөкүмәтнең төп закон инициативаларын карау буенча фикер алышу планлаштырыла

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путин “Бердәм Россия” партиясе җитәкчелеге белән очраша.
Анда партиянең Югары советы рәисе Борис Грызлов, партиянең Генераль советы Президиумы секретаре Вячеслав Володин, партиянең Генераль советы Президиумы әгъзасы Олег Морозов һәм партиянең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Воробьев катнаша.
Партиянең чираттагы съездына әзерлек мәсьәләсе, Дәүләт Думада Хөкүмәтнең төп закон инициативаларын карау, шулай ук 2010 ел һәм 2011–2012 еллар планлы чор бюджеты буенча фикер алышу планлаштырыла, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100