news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Бердәм дәүләт имтиханы күп яклап үзен аклады

Россия Президенты белемне бу ысул белән тикшерүнең проблемалардан азат булмавын җиткерде.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Бердәм дәүләт имтиханы күп яклап үзен аклады, әмма белемне бу ысул белән тикшерү әле проблемалардан азат түгел, дип саный. Бу хакта “Известия” җиткерә.

“Безнең бәхәсләр шактый. Чынлап та, Бердәм дәүләт имтиханы белемне сынауда үзен аклады, әмма белемне бу ысул белән тикшерү әле проблемалардан азат түгел”, – дип белдергән дәүләт башлыгы "Валдай” клубы дискуссиясе йомгаклау утырышында.

Россия лидеры: “Белем бирүдә һәрвакыт иҗади элемент булырга тиеш, ул “конвейер” сыман була алмый”, дип җиткергән.

Сүз уңаеннан, октябрь башында iz.ru порталы Владимир Путинның укучының портфолиодагы уңышлары өчен Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә 25 балл өстәүне хуплавын язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot