Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин Беларусь Республикасын Бәйсезлек көне белән котлады
![Владимир Путин Беларусь Республикасын Бәйсезлек көне белән котлады](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/6/28/d43484394bab20af081205d043787976.png)
Россия һәм Беларусь Икенче бөтендөнья сугышы вакытында күпсанлы корбаннар бәрабәренә Европаны азат итүне һәм нацизмны җиңүгә хәлиткеч өлеш кертү турында һәрвакыт истә тотачак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ике ил төбәкләренең 11нче форумында катнашучыларга видеомөрәҗәгатьтә белдерде. Ул Кремль матбугат хезмәте сайтында чыкты.
Россия лидеры шулай ук Беларусь халкын республиканың якынлашып килүче Бәйсезлек көне һәм Минск шәһәрен немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгы белән котлады.
«Безнең төбәкләрдә даими рәвештә яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән акцияләр узуы мөһим, алар безнең ата-бабаларның үлемсез, тиңдәшсез батырлыгы турында дөреслекне белергә тиеш», - дип өстәде Путин.
Беларусь Республикасының Бәйсезлек көне ел саен 3 июльдә, 1944 елда Кызыл Армиянең илнең башкаласы - Минск шәһәрен дошманнардан азат иткән көнне билгеләп үтелә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Россия төбәкләре XI форумында катнаша. Аерым алганда,Татарстан алга таба да Беларусь төбәкләре белән күпкырлы хезмәттәшлекне үстерергә әзер, дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз