Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Беларусь коллегасы Александр Лукашенко белән очрашты
Россия Президенты Владимир Путин Валаам утравында Беларусь коллегасы Александр Лукашенко белән очрашты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.
Дәүләт башлыклары Смоленск скитында урнашкан Смоленск Изге Ана иконасы чиркәвендә булды, анда монахлар иман һәм Ватанны яклап гомерләрен биргән рус хәрбиләре рухына гыйбадәт кыла. Чиркәүдә узган кыска гыйбадәттән соң, Президентлар Валаамда аралашуын дәвам итте.
Песков әйтүенчә, Россия һәм Беларусь лидеры Романов скитында да булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз