Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин белән туры элемтәгә 600 меңнән артык сорау килгән
Россия Президенты Владимир Путин белән берләштерелгән туры элемтәгә мөрәҗәгать һәм сораулар саны 600 меңнән артып киткән. Аларның бер өлеше белән дәүләт башлыгы танышкан инде. Бу хакта журналистларга Кремль вәкиле Дмитрий Песков сөйләде.
«Мөрәҗәгатьләр күп, без инде ышанычлы 600 меңнең аръягына чыктык», — дип китерә Песков сүзләрен ТАСС.
Президентның матбугат сәркатибе шулай ук әлеге вакыйгага әзерлек барышы турында сөйләде. Владимир Путин блокларга бүленгән сорауларны үзе шәхсән өйрәнә. Шулай итеп, дәүләт башлыгы гражданнар һәм ил тормышының төрле өлкәләрендәге проблемалар һәм мәсьәләләр турында мәгълүмат ала.
Шулай ук эшкә Гомумроссия халык фронты экспертлары җәлеп ителгән. «Аңлашыла ки, бу программа барышында барлык сорауларны да яңгырату мөмкин түгел, әмма фронт соңгы сорауга җавап бирелгәнче эшне традицион рәвештә дәвам итәчәк», — дип аңлатты Кремль вәкиле.
Исегезгә төшерәбез, йомгаклау конференциясе белән берләштерелгән туры элемтә 14 декабрьдә көндезге сәгатьләрдә узачак. Аны Беренче каналның туры эфирында, «Россия 1», «Россия 24», НТВ, ОТР һәм «Мир» каналларында, «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио России» радиостанцияләрендә трансляцияләячәкләр. Президентка сорауны онлайн, телефон аша, СМС язып яки социаль челтәрләрдә бирергә мөмкин. Тулы мәгълүматны сайтта табарга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз