Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин белән туры элемтәгә 1 миллионнан артык мөрәҗәгать килгән
«Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» программасына инде 1 миллионнан артык мөрәҗәгать килгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Президент белән туры элемтә 19 декабрьдә көн уртасында була. Дәүләт башлыгына 8 (800) 200-40-40 телефоны буенча, кушымтада, рәсми сайтта, видео буенча, СМС ярдәмендә яки социаль челтәрләрдә сорау бирергә мөмкин.
Россиялеләр күбесенчә колл-үзәккә шалтырата – бу алымнан 537 мең тапкыр файдаланганнар, шулай ук 256 мең СМС һәм ММС килгән. Социаль челтәрләр аша – 137 мең, «Мәскәү - Путинга» мобиль кушымтасы аркылы 26 мең заявка кабул ителгән.
Дәүләт башлыгына бирә торган иң популяр сораулар торак, газлаштыру, инфраструктура үсеше, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр һәм ягулыкка бәяләр белән бәйле. Кешеләрне еш кына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүгә бәйле сораулар кызыксындыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз