news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин белән туры элемтә 19 декабрьдә була

Владимир Путин белән туры элемтә 19 декабрьдә була
Фото: kremlin.ru

19 декабрьдә РФ Президенты Владимир Путин белән туры элемтә һәм зур матбугат конференциясе узачак. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдерде.

«Ул чыннан да 19 декабрьдә уза. Бу берләштерелгән формат булачак», - диде Песков.

Аның әйтүенчә, дәүләт башлыгының туры элемтә вакытында килгән барлык сораулар турында гомуми күзаллавы булачак, моңа ясалма интеллект ярдәмендә ирешәчәкләр. Кремль шулай ук туры элемтә алдыннан махсус хәрби операция ветераннарын да гражданнар белән эшләүгә җәлеп итәргә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot