news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» программасына 1,9 млн мөрәҗәгать кабул ителгән

«Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» программасы башланырга бер тәүлек кала Президентның туры линиясенә якынча 1,9 миллион мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу хакта «ugra-news.ru» хәбәр итә.

Россия лидерына сорау бирүчеләр арасында иң популяр ысул – телефон аша шалтырату. Колл-үзәккә якынча 850 мең шалтырату килгән. MAX мессенджеры аша 370 меңнән артык, ә рәсми сайт аша 75 меңнән артык хәбәр кабул ителгән.

Мөрәҗәгатьләрнең статистикасыннан күренгәнчә, һәр бишенче сорау социаль сәясәткә, сорауларның 11 проценты дәүләт һәм җәмгыять мәсьәләләренә, тагын шуның кадәр мөрәҗәгать инфраструктура мәсьәләләренә кагыла. Сорауларның 10 проценты торак темасына, 9 проценты икътисадка, 8 проценты махсус хәрби операциягә, ә 7 проценты сәламәтлек саклау һәм торак-коммуналь хуҗалык темасына багышланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot