news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин белән “турыдан-туры” элемтәгә 700 мең мөрәҗәгать килгән

“Турыдан-туры” элемтәгә 470 мең телефон шалтыратуы, 150 мең смс-хәбәр, шулай ук www.moskva-putinu.ru интернет-сайтына 37 мең хат килгән

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 2 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча “Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы” дигән махсус программа адресына 700 мең мөрәҗәгать килгән.
РФ Премьер-министрының матбугат хезмәте “Турыдан-туры” элемтәгә 470 мең телефон шалтыратуы, 150 мең смс-хәбәр, шулай ук www.moskva-putinu.ru интернет-сайтына 37 мең хат килде дип ачыклык кертә, дип белдерә ИТАР-ТАСС.
Чираттагы “Владимир Путин белән сөйләшү” программасы иртәгә көн уртасында башлана. Төрле шәһәр һәм төбәкләрдә россиялеләр Премьер-министрга шәхсән мөрәҗәгать итә алсын өчен нокталар оештырылачак. Владимир Путинга Чаллының “КАМАЗ” автогиганты хезмәткәрләре дә сорауларын әзерләгән. Биредә В.Путин 17 ноябрьдә булып киткән иде.
Ул вакытта Премьер-министр: “Без сезнең белән әле сөйләшәчәкбез, минем Россия гражданнары белән “турыдан-туры элемтә”, ил халкы белән сөйләшү булачак. Мин сезнең янга төшерү төркеме килүен сораячакмын”, - дип вәгъдә иткән иде завод хезмәткәрләре белән кыска вакытлы аралашуда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100