news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин белән "турыдан-туры элемтә" бүген көн үзәгендә башлана

Хәзерге вакытта Президентка 1,8 миллионлап сорау кергән.

Владимир Путин белән "турыдан-туры элемтә" бүген көн үзәгендә башлана
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк. Еллык “турыдан-туры элемтә” быел 15 нче ел рәттән уздырыла. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

Традиция буенча “турыдан-туры элемтә” Кунак сараенда (Гостиный двор) көн үзәгендә башлана. Бирегә шулай ук сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм төбәк вәкилләре чакырулы. Хәзерге вакытта президентка 1,8 миллионлап сорау кергән.

Федераль каналлар эфирга өч сәгать бирүгә карамастан, гражданнарның Президент белән аралашуының дәвамлылыгы элеккечә зур кызыксыну тудыра. Владимир Путин 2013 елны гражданнар белән 4 сәгать 47 минут аралашып, 85 сорауга җавап бирде һәм абсолют рекорд куйган иде. Узган ел “турыдан-туры элемтә” 3 сәгать 40 минут барды, ул вакытта Президент 80 сорауга җавап бирде. Ил башлыгына иң күп мөрәҗәгатьләр 2015 елда кергән. Ул вакытта 3,2 миллионнан артык мөрәҗәгать кабул ителгән.

Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Владимир Путинның гражданнар белән аралашуда максаты күрсәткечләр буенча рекорд куюда түгеллеген искәртә. Программаның дәвамлыгы, аның сүзләренчә, беренче чиратта Президентка мөрәҗәгатьләрнең күпме булуыннан тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100