news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин белән туры элемтә көне билгеле

Ил башлыгы гражданнар сорауларына 7 июнь көнне җавап бирәчәк.

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Россия Президенты Вадимир Путин белән туры элемтә көне билгеле. "РИА Новости" хәбәр итүенчә, ил башлыгы гражданнар сорауларына 7 июнь көнне җавап бирәчәк. Сорауларны социаль челтәрләр аша юлларга мөмкин.
 
Туры эфирны сәгать 12.00 дә  "Первый", "Россия 1", "Россия 24", "ОТР" телеканаллары аша карарга, "Маяк", "Вести FM" һәм "Россия Радоиосы" аша тыңларга була. 
 
Сорауларны 8-800-200-40-40 телефон номеры аша биреп булачак. Россия буенча шалтыратулар бушлай. Чит илдә яшәүчеләр +7-499-550-40-40, +7-495-539-40-40 телефон номерларына шалтыратып, сорауларын В.Путинга җиткерә ала. СМС һәм ММС рәвешендәге хәбәрләрне Россия операторларыннан гына 0-40-40  номерына юллап була. Хәбәрнең 70 билгедән артмавы шарт. 
 
Шулай ук, мөрәҗәгатьләрне moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайты аша, "ВКонтакте" һәм  "Одноклассники" социаль челтәрләрендә рәсми төркемнәр аша юлларга мөмкин. 
 
Сораулар 27 майдан 7 июньгә кадәр кабул ителәчәк. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100