news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин белән туры элемтә башланды

Ул Мәскәүнең Кунак сарае - Гостиный дворда уза.

Владимир Путин белән туры элемтә башланды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә башланды. Путин ил халкы белән шушындый форматта унҗиденче тапкыр очраша. Туры элемтәне "Первый", "Россия 1", "Россия 24", "НТВ", "ОТР", "МИР", "Маяк", "Вести FM" һәм "Россия радиосы" телеканаллары туры эфирда күрсәтә.

Туры элемтәгә миллион ярымнан артык сорау килгән. Сорау һәм мөрәҗәгатьләрне кабул итү туры элемтә вакытында да дәвам итә.

  • "Владимир Путин белән туры элемтә" - ел саен үткәрелә торган телекүпер. Аның барышында Президент гражданнарның сорауларына җавап бирә. Быел әлеге чара унҗиденче тапкыр узачак.
  • Беренче эфир 2001 елның декабрендә булган, ул 2 сәгать 20 минут дәвам иткән. Алга таба уртача чараның дәвамлылыгы 3-4 сәгатькә кадәр артты.
  • Узган елгы туры элемтә 4 сәгать 20 минут булды, Путин 73 сорауга җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100