news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин белән Рөстәм Миңнехановның халыкта популярлыгы арта - социологлар

Сораштыруда катнашкан халыкның 80 проценты президентларыбыз эшчәнлеген хуплый.

Владимир Путин белән Рөстәм Миңнехановның халыкта популярлыгы арта - социологлар
prav.tatarstan.ru

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Елена Мельник). Социологлар Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнехановның халык арасында популярлыгы артуын билгеләгән. Рейтинг социаль-гуманитар тикшерүләр һәм проектлар фонды кушуы белән «Иҗтимагый фикер – Татарстан» фонды уздырган квартал саен ясала торган мониторинг барышында төзелгән.

Казан дәүләт университеты каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советы утырышында тикшерүнең бер авторы – сәясәт фәннәре докторы Андрей Большаков хәбәр итүенчә, Татарстан буенча сораштырылган халыкның 84 проценты Россия Президентының эшчәнлеген уңай бәяли. Шул исәптән, сораштыруда катнашучыларның 21 проценты үзен Россия Президентының актив тарафдары дип атаган.

«Рейтинг бик югары, – дип саный Андрей Большаков. – Безнең илдә генә түгел, башка илләрдәге сәясәтчеләр дә әлеге рейтингка көнләшеп карар иде».

Татарстан Президенты эшчәнлеген сораштыруда катнашучыларның 82 проценты хуплаган. Узган елгы мәгүлүматлар белән чагыштырганда, һәр ике президентның рейтингтагы урыны бераз күтәрелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100