news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин БДБ илләре һәм Иран лидерларын Нәүрүз бәйрәме белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин язгы Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтүче дәүләт башлыкларына котлаулар юллады. Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев, Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон, Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымухамедов һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев матур теләкләр алды.

Россия лидеры юлламаларында киләчәктә стратегик партнерлыкны ныгытуга ышаныч белдерде һәм бу илләр гражданнарына иминлек теләде.

Котлаулар шулай ук Иранның Югары җитәкчесе аятолла Сейед Али Хаменеига һәм Президенты Масуд Пезешкианга җибәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100