news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Башкортстанның үзе өчен кайсы яктан үзгә төбәк булуын әйтте

Россия империясенә ирекле рәвештә кушылганнан бирле Башкортстан тәвәккәл кешеләре, мәгърифәтле ислам дине, шулай ук Ватанны саклауга карата җаваплы мөнәсәбәте белән аерылып тора. Россия Президенты Владимир Путин журналист Павел Зарубинга әлеге төбәк аның өчен нәрсәсе белән үзенчәлекле булуын сөйләде.

«Биредә берни дә уйлап табарга кирәкми. Россия империясе составына ирекле рәвештә кергәннән алып башкортлар Ватанның тышкы чикләрен саклау миссиясен дә үз өстенә алды. 1812 елда, Ватан сугышы вакытында, Башкирия 15 яшьтән өлкәнрәк барлык ир-атларны диярлек атка утыртты, коралландырды һәм дошманга каршы көрәшкә җибәрде. Республикада яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында да үзләрен батырларча тотты», – дип искәртте дәүләт башлыгы.

Путин билгеләп үткәнчә, республика махсус операция барышында куелган бурычларны хәл итүгә дә шулай ук җаваплы карый. Аның халкы хәрбиләр һәм мобилизацияләнгән гражданнар, шулай ук аларның гаиләләренә карата җылы мөнәсәбәттә.

«Болардан тыш, республиканың башкаласы – Уфа шәһәре һәрвакытта да Россия исламының әһәмиятле, мөһим үзәкләреннән берсе булды, мәгърифәтле ислам, ислам дөньясында хөрмәткә лаек һәм иҗади ислам. Шул ук вакытта, патриотик яктан юнәлешле, ул илебездәге башка барлык традицион конфессияләр белән үзара хезмәттәшлеккә йөз тота», – дип искәртте ул.

Шунлыктан, Президент фаразынча, Башкирия һәрвакыт Россия тормышы һәм тарихында аерым роль башкарды.

Искәртеп узабыз, дәүләт башлыгы республикага Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасименә килде. Сәясәтчене соңгы юлга озатырга республикадан һәм башка төбәкләрдән меңләгән кеше килгән иде. Әйтик, хушлашу чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100