news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Барыннан да өстен булырга күнеккән көчләр гадел дөньяга күчүне тоткарлый

Россия Президенты Владимир Путин гадел дөнья төзелешенә күчүнең җиңел бармавын, аның формалашуын бөтен нәрсәдән өстен булырга күнеккән көчләрнең тоткарлавын әйтте. Бу хакта ул Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә «Аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы XVI БРИКС саммитының пленар утырышында белдерде.

«Законсыз берьяклы санкцияләр, протекционизм, валюта базарлары белән манипуляцияләү, демократия һәм кеше хокуклары турында кайгырту, климат үзгәрүгә каршы көрәш шигаре астында эчке эшләргә тыкшыну күзәтелә», - дип белдерде Владимир Путин.

Аның сүзләренчә, мондый гадәткә кермәгән алымнар яңа конфликтлар барлыкка килүгә дә, иске каршылыкларны кискенләштерә, шуның белән региональ Һәм глобаль стратегик тотрыклылык, куркынычсызлык принциплары бозыла, дәүләтара һәм үзара низаглар хуплана.

Мисал буларак Россия лидеры Украинаны китерде. «Аны Россия куркынычсызлыгына тәнкыйди куркыныч тудыру өчен кулланалар. Шул ук вакытта безнең тормыш мәнфәгатьләрен, рус телле кешеләрнең хокукларын кысуның гаделсез рәвештә игътибарсыз калдыралар. Хәзер исә безгә стратегик җиңелү максатын бөтенләй дә яшермиләр. Туры әйтәм, бу – иллюзияле исәпләү. Моны Россия тарихын белмәүчеләр, гасырлар буе дәвам иткән бердәмлекне, рух көчен һәм аның халкының бердәмлеген игътибарга алмаучылар эшли ала», - дип йомгаклады Владимир Путин.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100