Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Банктагы 1 млн сумнан артык кертемнән процентларга салым салыначак
Чара Россиядәге кертемчеләрнең якынча 1 процентына кагылачак.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Физик затларның банклардагы процент керемнәренә салым салынырга мөмкин. Бу гомумдөнья практикасы. Россия Президенты Владимир Путин, коронавирус вазгыяте буенча ил халкына мөрәҗәгатендә шул хакта әйтте.
«Банк кертемнәренең гомуми кереме яки кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләре 1 млн сумнан артып киткән гражданнарга процент кеременә 13 процент күләмендә салым билгеләргә тәкъдим итәм. Кабатлап әйтәм — кертем үзе түгел, ә мондый кертемнәрдән алынган процентларга 13 процент салым салыначак», — диде ул.
Мондый чара кертемечеләрнең якынча 1 процентына кагылачак. Илебез банкларында акча урнаштыру шартлары элеккечә үк җәлеп итүчән һәм дөньяда иң югары керемле булып калачак, дип сөйләде Россия Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз