news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин балалы гаиләләр өчен бердәм пособие турында закон имзалады

Россия Президенты Владимир Путин бала туганга һәм тәрбияләгәнгә түләнә торган бердәм пособие кертү турындагы закон имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Дәүләт Думасында законга кагылышлы соңгы укылыш 15 ноябрьдә узды.

Бердәм пособие социаль ярдәмнең инде гамәлдәге берничә чарасын берләштерәчәк:

- беренче атналарда учетка баскан йөкле хатыннарга айлык пособие;

- вакытлыча эшкә сәләтсез булган очракта һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала карау буенча пособие;

- 3 яшькә кадәр, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән 17 яшькәчә булган балаларга айлык түләүләр.

Пособие гаиләдәге керемнең бер кешегә туры килгән өлеше төбәк хакимияте расланган бер яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә түләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot