news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Балалы гаиләләргә ярдәмне җиткерүне җайга салырга кирәк

Россия Президенты балалар өчен моңа кадәр гамәлдә булган түләүләрне җиткерү механизмын җайга салырга кирәклеген әйтте.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Баласы булган гаиләләргә яңа түләүләрне гамәлгә ашыру максатыннан, гражданнарның әлеге категориясе өчен инде гамәлдә булган ярдәмне җиткерүнең нәтиҗәле механизмын җайга салырга кирәк. Россия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

Ул хәзерге вакытта төрле яшьтәге: 1,5 яшькә кадәр, 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр, шулай ук 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә берничә төрле түләү гамәлдә булуын искәртте.

«Өстәмә нидер эшләр алдыннан, инде гамәлдә булганнарының нәтиҗәле итеп эшләвен җайга салырга кирәк. Мин, һичшиксез, Россия Президентының төбәкләрдәге тулы вәкаләтле вәкилләре, губернаторлар белән сөйләшәчәкмен. Без моңа, һичшиксез, әйләнеп кайтачакбыз», - дип йомгаклады дәүләт башлыгы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100