news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин балаларны суицидка этәргән өчен җәзага тарту турындагы канунга кул куйды

Балигъ булмаганнары суицидка этәргән өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин, интернетта балигъ булмаганнарны суицидка өнди торган "үлем төркемнәре" оештырган өчен җинаять җаваплылыгына тарту буенча Федераль канунга кул куйды.  Документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында басылып чыккан, дип хәбәр итә ТАСС.

Канун Россия Федерациясенең Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына үзгәрешләр кертә, аларга яңа 110.1 һәм 110.2 – "Үз-үзенә кул салуга этәрү һәм булышлык күрсәтә", "Гражданнарны үз-үзләренә кул салуга теләк уятучы эшчәнлек оештыру" маддәләре өстәләчәк. Аларда суицидка этәргән өчен (шул исәптән балигъ булмаганнарны), иң югары җәза – 6 елга иректән мәхрүм итү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100