news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Балалар медицинасын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк

Россия Президенты балалар арасында үлем-китем очракларын киметүдә сизелерлек алгарышны билгеләп үтте.

Владимир Путин: Балалар медицинасын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк
kremlin.ru

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Тулаем алганда балалар медицинасында эшне җайга салырга һәм аны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин кичә Мәскәүдә узган зур матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Аның фикеренчә, сәламәтлек саклауның беренчел звеносында үзгәрешләр кертергә кирәк. «Бездә сәламәтлек саклау өлкәсе, мәгариф кебек үк, түләүсез. Бу эшне шәхси медицина каплый торган сегментлар да бар. Шунлыктан без сәламәтлек саклауның беренчел звеносында сизелерлек үзгәрешләр кирәклеге хакында сөйлибез, тулаем алганда кешеләргә медицина ярдәме бушлай күрсәтелергә тиеш. Бу бөтен кешегә дә, барыннан да элек балаларга кагыла», - дип искәртте Путин.

Россия Президенты балалар арасында үлем-китем очракларын киметүдә сизелерлек алгарышны билгеләп үтте. «Бу демография проблемаларын хәл итү алымнарыннан берсе, - дип өстәде ул. - Әмма балаларны ир-атлар түгел, хатын-кызлар таба бит. Шунлыктан сезне соңгы мәгълүматлар белән таныштырасым килә. Бездә соңгы берничә елда 20 яшьтән 29 яшькә кадәрге хатын-кызлар саны 4,5 миллион кешегә кимеде. Нәрсә эшләргә соң? Туучылар саны икенче, өченче балалар хисабына артуына омтылырга кирәк».

Путин сүзләренчә, катлаулы тормыш шартларында яшәгән балалы гаиләләрне кайгырту зарур. «Без беренче бала өчен дә тулы бер чаралар системасы, ана капиталы булдырдык, аннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйттек, пособие алуга кагылышлы үзгәрешләр керттек, - дип сүзен дәвам итте ул. - Әмма бу чаралар гына җитәрлек түгел, кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрергә, хезмәт хаклары һәм халыкның реаль керемнәре артуына ирешергә кирәк».

Кешеләрнең кәефе, гаиләне планлаштыру икътисадның дәрәҗәсенә бәйле булачак, дип сүзен йомгаклады РФ Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100