news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Бәйсез, көчле Россиядән башка бернинди ныклы тынычлык мөмкин түгел

Русофобия, расизм, милли өстенлек һәм аерымлылыкның башка теләсә кайсы идеологиясе кебек үк, сукырайта, акылдан мәхрүм итә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында белдерде.

«АКШ һәм аларның сателлитлары гамәлләре асылда Европа иминлеге системасын демонтажлауга китерде. Бу барысы өчен дә куркыныч тудыра. Перспективада Евразиядә тигез һәм бүленмәс иминлекның яңа контурын формалаштыру өстендә эшләргә кирәк», - диде Путин.

Россия бу тема буенча барлык кызыксына торган илләр һәм берләшмәләр белән сөйләшергә әзер, дип өстәде ул. «Шул ук вакытта бәйсез, көчле Россиядән башка бернинди ныклы тынычлык мөмкин булмавы турында кабат әйтәм», - диде Путин.

Президент билгеләп үткәнчә, Россия глобаль чакыруларга җавап бирү өчен дөньякүләм күпчелекнең көчләрен берләштерүгә омтыла, алар арасында дөнья икътисады, сәүдә, финанслар, технологик базарларның көчле трансформацияләре бар.

Алар белән бәйле күп кенә элеккеге монополияләр һәм стереотиплар җимерелә. Шулай итеп, 2028 елда БРИКС илләре глобаль тулаем төбәк продуктының якынча 37 процентын тәшкил итәчәк, шул ук вакытта җиделек күрсәткече 28 проценттан түбән төшәчәк. Бу саннар бик ышандырырлык, моннан 10-15 еллар элек вазгыять башка иде», - дип өстәде Россия Президенты.

Путин сүзләренчә, зур җиделекнең сатып алу сәләте паритеты буенча дөнья тулаем төбәк продуктындагы өлеше 1992 елда 45,7 процент, ә БРИКСныкы, киңәйтүне исәпкә алмыйча, 16,5 процент кына булган. Ә 2022 елда җиделекнең өлеше - 30,3 процент, ә БРИКСныкы - 31,5 процент. Шул ук вакытта 2028 елга вазгыять БРИКС ягына тагын да күбрәк үзгәрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100