news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучыларны сәламләде

Телеграмманы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укып җиткерде.

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кунаклары һәм делегатларына телеграмма юллаган. Аны форумда катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укып үтте.

Бу минутларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында съездның пленар утырышы уза.

"Сезне Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылу уңаеннан сәламлим. Россия төбәкләреннән һәм берничә чит илдән вәкилләрне үзенә җыйган бу форумны иҗтимагый әһәмияткә ия вакыйга дип саныйм. Дин, мәдәниятләр, традицияләр күптөрлелеге күп милләтле Ватаныбызның төп хәзинәләренең берсе булып санала. Һәр халыкның үзенчәлекләрен саклап калу, илдә тынычлыкны, милләтара һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгыту мәсьәләләренә дәүләт өстенлекле игътибар бирә. Шушы киңкүләм һәм кирәкле эшнең уңышлы баруында Бөтендөнья татар конгрессы кебек иҗтимагый оешмалар хезмәте зур, быел конгресс 25 еллыгын билгеләп үтә. Аның татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә, мөһим мәгариф, мәгърифәт проектларын, шул исәптән халыкара хезмәттәшлек өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга йөз тоткан тырышлыгы тирән ихтирамга лаек.

Съезд иҗади рухта, нәтиҗәле төстә узар, һәм эшлекле мөнәсәбәтләр һәм шәхси элемтәләр урнашуга этәргеч бирер дип ышанам. Форум кунаклары һәм делегатларына иң изге теләкләр", - диелә Илбашы сәламләвендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100