news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин бүген Казанда хәрби тематикага багышланган киңәшмә үткәрә

Казанда берничә стратегик проект, шул исәптән ТУ-160 ракета йөрткечләрен яңадан җитештерә башлауга бәйле программа гамәлгә ашырыла.

Владимир Путин бүген Казанда хәрби тематикага багышланган киңәшмә үткәрә
архив

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин хәрби тематикага багышланган киңәшмәләр үткәрәчәк, аның беренчесе бүген Казанда уза. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.

Шулай ук, аның сүзләренчә, бу атнада тагын бер төбәктә киңәшмә планлаштырылган. «Әйе, раслыйм. Президент тагын бер төбәккә сәфәр кылачак», - дип белдерде Дмитрий Песков.

Моңа кадәр оборона-сәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр язын һәм көзен Сочида даими рәвештә үткәрелә иде.

Россия Президенты 2 февраль көнне оборона министры Сергей Шойгу һәм тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашу вакытында киңәшмәләрнең форматы үзгәрүе хакында белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100