news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Бөек Ватан сугышында Җиңү планетаның киләчәген билгеләде

Дәүләт башлыгы Россия халкын Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилее белән котлады.

Владимир Путин: Бөек Ватан сугышында Җиңү планетаның киләчәген билгеләде
kremlin.ru

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады. Ул Мәскәүнең Кызыл мәйданында хәрби парадта ил гражданнарына мөрәҗәгать итте.

«Сезне Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм! Планетаның киләчәген уннарча елга алдан билгеләгән җиңүләр тарихта үз масштабы, әһәмияте һәм рухи, әхлакый биеклеге буенча мәңгегә иң грандиозы буларак калды», — дип белдерде Путин.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, нәкъ 75 ел элек Кызыл мәйданда узган Җиңү Парады моңарчы күрелмәгән көч триумфы, явызлык өстеннән игелек тантанасы, сугыш өстеннән тынычлык, үлем өстеннән яшәү тантанасы буларак тарихта калган.

«Бүген без сугыштан кайтмаган кешеләрнең улларын, кызларын, әтиләрен, әниләрен, бабаларын, ирләрен, хатыннарын, апаларын, бертуганнарын, полкташларын, туганнарын һәм дусларын искә алып баш иябез. Якты дөньядан киткән ветераннарны искә алабыз», — дип искәртте Югары баш командующий.

Путин билгеләп үткәнчә, Россия һәрвакыт нацизмның совет халкына — Советлар Союзының барлык республикаларыннан миллионлаган милләт кешеләренә кайгы-хәсрәт китергәнен истә тотачак. Совет солдатларына дан да, хөрмәт тә кирәк булмады. Алар җиңәргә һәм өйләренә кайтырга омтылды. Әмма йөзләгән мең сугышчының күбесе чит җирләрдә ятып калды.

«Бу хакта истә тоту — безнең бурыч. Нацизм белән көрәшнең төп авырлыгы Совет халкына туры килүе турында истә тотарга кирәк», — дип белдерде Президент. Россиялеләр сугыш турындагы истәлекләрне сакларга һәм аны балаларына, оныкларына һәм онык балаларына тапшырырга тиеш, дип өстәде ул.

Путин шулай ук ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларның батырлыклары турындагы хатирәләр беркайчан да онытылмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә итте. «Бу безнең намус эше һәм безнең бүгенге һәм киләчәк алдында җаваплылык бурычы», — дип йомгаклады ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100